Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Кытайның Хэбэй провинциясе Эшмәкәрләр ассоциациясе делегациясе белән очрашты
2015 елның 25 апреле, шимбә
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кытай Халык Республикасының Хэбэй провинциясе Эшмәкәрләр ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары турында кыскача сөйләп, Илдар Халиков, 2015 ел Кытай партнерлары белән элемтәләргә бай булды, дип ассызыклады. Узган атнада Казанда югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше проектын гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай эшлекле төркем утырышы узды. Ә бүген “Haier” компаниясе белән сөйләшүләр башланды, ул республика территориясендә суыткыч җайланмалары җитештерү буенча завод төзергә планлаштыра, диде Илдар Халиков.
Кытай Эшмәкәрләр ассоцияциясе башлыгы Ван И билгеләгәнчә, аларның республика территориясендә гамәлгә кертергә теләгән берничә проект бар. Аерым алганда, сүз ТРның Чүпрәле районында цемент заводы төзелеше турында бара. Беренче этапта инвестор проектка 800 млн. сум кертергә әзер.
Кытай делегациясе вәкилләре шулай ук Татарстанда тире эшкәртү, медицина җайланмалары һәм агач эшкәртү эаводлары төзү буенча планнары турында сөйләделәр. Моннан тыш алар ТРның Питрәч районында теплица комплексы һәм терлекчелек фермалары төзүне дә планлаштыралар.
Илдар Халиков республика территориясендә Кытайларның бизнес-проектларын гамәлгә ашыруда ТР Хөкүмәте тарафыннан барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз