"Kazan-Arena" стадионы янында зәңгәр чыршылар аллеясы утыртылды

2015 елның 25 апреле, шимбә
Бүген Урман утырту көне һәм "Җиңү урманы" Бөтенроссия акциясе кысаларында, "Kazan-Arena" стадионы янындагы аллеяда 180нән артык зәңгәр чыршы утыртылды.

Чарада үзләренең гаиләләре белән ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Зәңгәр чыршыларның берсен ТР Премьер-министры Илдар Халиков утыртты.

"Чараның мәгънәсе 2-3 агачка арттыруга гына кайтып калмый. Беренче чиратта, Хөкүмәт, муниципалитетлардагы хезмәттәшләремне, предприятие җитәкчеләрен үз гаиләләре, хезмәткәрләре өчен үрнәк итеп күрсәтәсем килде. Бары уртак тырышлык белән генә без шәһәрләребезне яшелләндерә алабыз". - дип сөйләде журналистларга Илдар Халиков.

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров сүзләренчә, кар эреп беткәннән соң, бөтен республикада агач утырту эшләре башланды.

"Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе кысаларында республикада 200 гектар мәйданда 1 млн данә агач һәм куак утыртылачак", - дип аңлатып узды ул. Ел саен Татарстанда урманнар якынча 10 процентка арта. Бүгенгә әлеге күрсәткеч 17,5 процентны тәшкил итә.

"Утырту материаллары белән республика үзен тулысынча тәэмин итә. 2013 елда Саба урман хуҗалыгында селекция үзәге төзелде, анда 12 млн данә утырту материалы үстерелә. Шулай ук урманчылыкларның үз питомниклары да бар", - диде Нәзиров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International