Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте
2009 елның 30 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь иснпекциясе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Әлеге вазифага моңа кадәр Федреаль теркәү хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкарган Игорь Марченко билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь иснпекциясенең элеккеге җитчәкчесе Алексей Казаков эшчәнлегенә югары бәя бирде. Моннан тыш, ул Алексей Казаковка Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәхмәт хатын тапшырды.
Шуны да әйтеп үтәбез: Алексей Казаков хаклы ялга китә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.