Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, КХР делегациясе республикага танышу визиты белән килде, аның максаты – төбәкнең икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен өйрәнү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Татарстан Кытай хезмәттәшләре белән актив эш итә. Безнең Кытай эшкуарлары белән уртак планнар бар инде, дип белдерде ул, гомумән Кытай һәм Россия арасында дустанә мөнәсәбәтләр безгә бөтен юнәлешләр буенча да эшләргә мөмкинлек бирәләр.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Кытайда берничә мәртәбә булган, шул исәптән Кытай провинцияләрендә дә.
Очрашу барышында Кытай партнерлары Татарстан Республикасы белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итүне оештыру буенча тәкъдимнәр ясадылар: үсемлекчелек проектларын, сөт терлекчелеген үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләргә белем бирү.
Алар кайбер муниципаль районнарда булулары турында хәбәр иттеләр, шул территорияләрдә тәкъдим ителә торган проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген бәяләгәннәр. Аерым алганда, Кытай делегациясе вәкилләре Менделеевск һәм Мамадыш районнарында булган.
Сөйләшү барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңлатмалар бирде.