Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында (Казан, Бауман ур., 37) узды.
Искәртәбез, Лариса Павлованың Казанга визитының төп максаты – 2014 елда һәм 2015 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы кредит оешмаларының эш йомгаклары буенча киңәшмә уздыру.
Рөстәм Миңнеханов һәм Лариса Павлова регионның агымдагы елның беренче кварталында банк секторындагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары турында сөйләштеләр, законсыз финанс операцияләренә каршы көрәш мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.