Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстан Республикасы кредит оешмаларының эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча киңәшмәдә катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты.
Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов төп тема буенса доклад белән чыгыш ясады. Моннан тыш, киңәшмәдә докладлар белән Россия саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары – “Татарстан банкы” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев, “Спурт” банкы идарә рәисе Евгения даутова, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышындагы чыгышында ассызыклаганча, төбәктә көчле банк системасы төзелгән, һәм бүген банк өлкәсенең тотрыклы эшчәнлеген, аның алга таба үсешен тәэмин итү бигрәк тә әһәмиятле.
«Банк өлкәсе эшчәнлеге икътисадның барлык өлкәләренең алга таба өзлексез эшчәнлеге өчен мөһим», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген законсыз финанс операцияләргә каршы тору көчләрен берләштерергә кирәк. Безнең максатлар һәм бурычлар бер – икътисад эшләвен тәэмин итү, - дип әйтте ул.