Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда янгын куркынычы булган чорда кипкән үлән һәм чүп-чар яну алты тапкырга кимегән
2015 елның 28 апреле, сишәмбе
23 марттан Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Шуның белән бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә икеләтә арттырылды: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта республикада чүп-чар, коры-сары, үлән яндырганы өчен 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган инде.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе тарафыннан, ТР Хөкүмәте белән берлектә, Татарстан территориясендә язгы һәм җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнеп, тормышка ашырыла башлаган.
Полиция, янгын сакчылыгы, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, Бөтенроссия ирекле янгынчылык хезмәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләреннән 757 махсус төркем оештырылган. Әлеге төркемнәр, кипкән чирәм, чүп-чар ягуны булдырмау һәм янгын очракларын вакытында ачыклау максатыннан, торак пунктлар территорияләрендә патруль тора. Алар көче белән соңгы айда гына да Яшел Үзән, Лениногорск, Сарман, Кама Тамагы, Алабуга, Азнакай, Мамадыш һәм Кукмара районнарында кипкән үлән янып китүнең 38 очрагы булдырмый калынган.
Моннан тыш, халык арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында профилактик аңлату эшләре алып барыла. Хәзерге вакытка республикада 19 меңнән артык кешене колачлаган 754 әңгәмә үткәрелгән, авыл җирлеге башлыкларына 460 мәгълүмати хат җибәрелгән.
Сергей Сергеев бу төр эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре турында да бәян итте. Быел янгынга каршы махсус режим вакытында кипкән үлән янып китүнең 80 очрагы теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 6 тапкырга кимрәк: былтыр шундый 496 очрак ачыкланган иде, дип сөйләде ул. Чыгыш ясаучы шунысына да игътибар юнәлтте: быел кипкән үлән янып китү очракларының күпчелеге Әлмәт (12) районында, Казанда (11), Кама Тамагы (5), Алабуга, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында (4әр) теркәлгән.
Шулай ук май бәйрәмнәрендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе “Дача” операциясе үткәрә. Аның кысаларында бакчачылар белән әңгәмәләр үткәрү, бакча участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерү күздә тотыла.
“Һичшиксез, күпләр май бәйрәмнәрен табигать кочагында уздырырга планлаштыра. Моны исәптә тотып, без, полиция, урманчылыклар хезмәткәрләре белән берлектә, күпләп ял итү урыннарында патруль торачакбыз”, – диде Сергей Сергеев. Ул һәркемгә аң булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз