Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов белән очрашты

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөүкәмте Йортында узды, анда шулай ук Финляндия Таможнясының генераль директоры Лео Ниссинен, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мавликов һәм башкалар катнашты.

Яклар алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында һәм заманча икътисадый шартларда таможня эшчәнлегендә әһәмиятле булган башка темаларга сөйләштеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International