Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 70- еллыгын бәйрәм концерты белән билгеләп үтте
2015 елның 28 апреле, сишәмбе
С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 70-еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Бу бәйрәмгә уку йортының профессорлары, укытучылары, ветераннар, хезмәткәрләр һәм бу уку йортын тәмамлаучылар чакырылган иде.
Сәламләү сүзе белән кунакларга Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин мөрәҗәгать итте. “Консерватория 1945 елның апрелендә барлыкка килә, һәм тиз үсеш ала. Аның беренче чыгарылышы дөньяга Софья Гобәйдуллинаны бирә, алар арасында шулай ук Олег Лундстрем бар. Бүген без шулай ук Нәҗип Җиһановны искә алабыз, консерватория аның идеясе белән ачыла. Безнең консерваториядә чит ил студентлары да укый. Без Мәскәү, Санкт-Петербург консерваторияләренә, шулай ук Европа һәм АКШның музыкаль үзәкләренә конкурент булып торабыз”, - дип сөйләде ул.
Аннары ул сәхнәгә ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиевны чакырды.
“Бу юбилей безнең республика өчен генә түгел, ә бәлки бөтен Россия өчен дә әһәмиятле. Консерватория -Җиңүнең яшьтәше. Бөек Җиңү чорында туган консерватория Советлар Союзы, ә бүген Россия өчен талантлар тәрбияли. Барлык профессорларга, укытучыларга, ветераннарга рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләде үзенең чыгышында Васыйл Шәйхразиев.
Алга таба ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Казан дәүләт консерваториясе хезмәткәрләре – Владислав Лукьянов, Вадим Афанасьев, Сарат Әхмәтов дәүләт бүләкләренә, Лилия Сәрвәрова, Земфира Сафина, Юлия Виват мактаулы исемнәргә лаек булдылар.
ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары Фаина Старателевага, Флюра Хәсәновага һәм Марат Зариповка тапшырылды.
Казан консерваториясе коллективына ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелде.
Уку йортын бәйрәме белән шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Ул Артур Яруллин һәм Николай Шадровка ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Бу кичәдә кунаклар өчен П.Чайковский, И.Бах, А.Вивальди, Р.Яхин әсәрләре башкарылды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз