Илдар Халиков Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты
2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Искә төшерәбез, Анатолий Рудый Казанга Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашу өчен килде.
Очрашу барышында Илдар Халиков Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе өчен бу көннең истәлекле булуын билгеләде. Республика идарәсе бу байракка лаек, диде ул.
Үз чиратында, Анатолий Рудый Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Татарстанның төзәтү учреждениеләренә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. “2015 елның беренче кварталында гына да Татарстан безнең учреждениеләргә 6 млн. сум күләмендә ярдәм күрсәтте. Төзәтү учреждениеләрендә дә безнең гражданнар, нәтиҗәдә безнең җәмгыятькә әйләнеп кайтачаклар. Аларның гадәти тормышка җайлашуына, һөнәр алуына юнәлтелгән эшләр башкару бик мөһим”, - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.