Алексис Фейя борынгы Болгар шәһәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашты, Accor Group челтәренең Татарстандагы эшчәнлек тәҗрибәсе һәм челтәрнең заманча системасы мөмкинлекләре турында сөйләде. Бу мөмкинлекләрне Болгар кунакханәсе эшен оештырганда файдаланырга мөмкин булуын белдерде.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.