Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия чемпионнары титулын җиденче мәртәбә яулавы белән котлады

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына, «Зенит-Казан» волейбол командасы баш тренеры В.Р.Алекнога, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х. Мөхәммәтшинга, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Р.А.Кантюковка Россия чемпионнары титулын җиденче мәртәбә яулауга бәйле рәвештә котлау телеграммасы җибәрде.

«Кадерле спортчылар! Хөрмәтле Владимир Романович, Фәрит Хәйруллович һәм Рәфкать Габделхәевич!

Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезне Россия чемпионнары титулын җиденче мәртәбә яулавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Быелгы сезон «Зенита-Казан» өчен чыннан да «алтын» сезон булды, һәм бу – һәр команда әгъзасының спортчыларның һәм тренерларның, белгечләрнең һәм менеджерларның тырыш һәм киеренке хезмәте белән яулап алынган лаеклы казаныш.

Казан егетләре уеннан-уенга ирешкән бәхәссез зур осталык, команданы һәм уеннарны йөрәге аша үткәрүче хөрмәтле Владимир Романовичның искиткеч профессионализмы турнирны чынлыкта оешкан төстә узарга, шулай ук чемпионат финалын онытылмаслык итәргә ярдәм итте – җанатарлар лаеклы җиңүдән дулкынланып та, шатланып та өлгерделәр.

Барыгызга да бердәмлегегез һәм куәтле команда рухы, куйган максатларыгызга ирешә белүегез өчен рәхмәт. Бу «Зур Шлем»га өлеш керткән һәркемгә нык сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге, бәхет һәм Татарстан һәм Россия даны өчен яңа зур җиңүләр телибез.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International