Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2014 елда Татарстанның профсоюзлар эшләгән оешмаларында имгәнү очраклары 50 процентка кимегән
2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Татарстанда 2014 ел нәтиҗәләре буенча профсоюзлар эшләгән оешмаларда хезмәт урынында имгәнү очраклары 50 процентка кимегән.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковның профсоюз активлары белән очрашуда ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова хәбәр итте.
Ул шулай ук узган ел бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 15 процентка артуын һәм Татарстанның Россиядә 4 нче ел рәттән бу өлкәдә лидерлар рәтендә баруын искәртте.
Узган ел Татарстан оешмаларында 126 профсоюз оештырылган.
ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Татарстан профсоюзлары һәм дәүләт органнары белән берлектә, хезмәт урынында килеп чыккан 209 бәхетсезлек һәм үлем очраклары тикшерелгән. Бәхетсезлек очраклары килеп чыккан 70 процент оешмаларда профсозлар булмавына ул аерым басым ясады.
Моннан тыш ул, профсоюзлар һәм дәүләт органнары тикшерүләре нәтиҗәсендә, узган ел республика оешмаларында хезмәткәрләрнең хокуклары бозуның 4 мең очрагы теркәлүен ассызыклады. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, хезмәткәрләрдән килгән 566 гариза каралган, шуларның 522 се хокук инспекторлары тарафыннан тикшерелгән, моның нәтиҗәсендә, түләнелмәгән 144 миллион сум хезмәт хакы ияләренә барып ирешә алган.
Очрашуга килүчеләр алдында чыгыш ясаган Илдар Халиков: “Илдә икътисади шартлар уңай булмаса да, республика җитәкчелеге булдырган механизмнар Татарстанда тискәре нәтиҗәләрне булдырмый калырга ярдәм итте”, - дип белдерде.
Аның сүзләренчә, 2015 елның I кварталында инфляция 105,9 процент тәшкил иткән. Премьер-министр март аенда товарларның бәяләре торыклыланганын дә ассызыклады. “Кызганыч, әмма гыйнвар-февраль айларында реаль хезмәт хакы, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 96,7 процент кына тәшкил итте, - диде ул һәм республикада эшсезләр саны артып 32 меңгә җитүен искәртте. – Бу ярыйсы ук зур сан. Кыскартылган режимда эшләүчеләргә дә кыскарту яный дигән сүз һәм бу хәлгә чынбарлыктагыча карарга кирәк. Моны булдырмас өчен федераль дәрәҗәдә һәм республика тарафыннан да ярдәм күрсәтелә”. Аның сүзләренчә, хезмәт базарын финанслауга 1,1 миллиард сум күләмендә акча тотыла, шуларның 936 миллион сумы федераль бюджеттан бүленә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз