Рөстәм Миңнеханов: Татарстан шәһәрләренә Төркия башкаласыннан өйрәнәсе нәрсәләр бар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкара мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наиль Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Анкара һәм Казан – тугандаш шәһәрләр һәм бу, Анкара мэры сүзләренә караганда, Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар үсешендә яхшы чагыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Анкарага килгән саен үзенең үсеше белән соклану хисләре уята. Татарстанның эре шәһәрләренә Төркия башкаласыннан өйрәнәсе нәрсәләр бар.

Татарстан бүген җәмәгать пространстволары үсешенә зур игътибар бирә. Анкараның бу өлкәдә казанышлары зур, Татарстан делегациясе вәкилләре болар белән танышырга тели, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Моннан тыш, Анкара бизнес-бергәлеге белән элемтәләрне яхшыртырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Төркия инвесторлары катнашында гамәлгә ашырыла торган проектлар – иң ышанычлылары һәм уңышлылары.

Аннары Анкара мэры Мәлих Гекчәк Рөстәм Миңнехановка зур ваза бүләк итте, Рөстәм Миңнеханов вазаны Казан Кремлендә куярга вәгъдә итте. Рөстәм Миңнеханов Мәлих Гекчәккә җәнлек тиресеннән плед бүләк итте.

Шуннан соң Анкара мэры Мәлих Гекчәк һәм Казан мэры Илсур Метшин Төркия һәм Татарстан башкалалары арасында Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International