Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чаушоглу белән очрашты. Очрашу Анкарада "Конгрессиум" КККда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карлов һәм башкалар катнашты.
Мәүлет Чавушоглу һәм Рөстәм Миңнеханов ике яклы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Төркия Тышкы эшләр министры Россия белән Ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек темасын кузгатты. Ул билгеләп үткәнчә, бу мөнәсәбәтләрне ныгытуга KazanSummit Халыкара Ислам бизнесы һәм финанслары саммиты зур игътибар бирә.
Рөстәм Миңнеханов министрга очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Россия мөселман илләре белән икътисадый хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, диде. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллаулар төркеме эше торгызылган, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Kazansummit - Россия регионнарының инвестицион потенциалы белән таныштыру һәм Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек урнаштыруга әзер булуын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.