Татарстан хәрби хезмәткә алынучы 10 мең егетне хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләргә уйлый

2009 елның 2 декабре, чәршәмбе
Киләсе елда Татарстан хәрби хезмәткә алынучы 10 мең егетне хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләргә уйлый. Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Техник белем бирү үзәген ачканнан соң, бу турыда Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов әйтте.
Бу үзәк базасында, шул исәптән, хәрби хезмәткә алынучы егетләрне хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләү эшләре алып барылачак. Гомумән алганда, Равил Моратов яңа уку бинасының җиһазландырылуын уңай бәяләде, ул бары тик аны заманча техника белән баету кирәклеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, былтыр хәрби-учет белгечлекләре буенча якынча 3,5 мең егет әзерлек узган, быел республика 5 мең кешене әзерләргә уйлый.
Равил Моратов республикадагы хәрби хезмәткә алынучы 10 мең егеткә тиешле хәрби-учет белгечлеге бирүне гамәлгә ашырырлык эш дип саный. Аларның күпчелеге машина йөртүче белгечлеге алачак. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Техник белем бирү үзәге базасында әзерләнгән хәрби хезмәткә чакырылучылар кранчы белгечлеген дә алып чыгачак. “Бу белгечләрне әзерләү өлкәсендә бирелә торган һөнәрләрнең тагын да авыррагы, һәм аңа ихтыяҗ бик зур”, - диде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.
“Безнең өчен шунысы бик мөһим: югары уку йортын тәмамлаганнан соң Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә китәчәк барлык егетләр, югары белем белән беррәттән, хәрби-учет белгечлеге дә алып чыгарга тиеш. Безнең егетләребез өчен бу бик уңайлы булачак, чөнки армиядә хәрби-учет белгечлегенә һәм югары белемгә ия булган егетләргә мөнәсәбәт бөтенләй башка. Аларга, кагыйдә буларак, “дедовщина” проблемасы янамый, мондый егетләрне командирлар да хөрмәт итә”, - дип ассызыклап үтте Равил Моратов.
Равил Моратов фикеренчә, эшкә алучылар үзләре дә егетләрнең бер елга армиягә барып, кирәкле тәҗрибә алып кайтуларын, шуннан соң гына эшкә урнашуларын тели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International