Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды
2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТРның табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы башлыгы Олег Дәминов катнашты.
Моннан тыш, видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Лаеш, Тукай, Яшел Үзән муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уздырыла, дип хәбәр итте Илдар Халиков.
“Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча без кыска вакытта закон кысаларында елгаларның табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү чаралары планын эшләргә тиеш, диде ул. Кызганычка каршы, 2014-2015 елларда яр буе полосаларын дөрес файдаланмау, елгаларның табигатьне саклау зоналарын пычрату, шулай ук республикада яшәүчеләр өчен елга буйларының тиешле дәрҗәдә төзекләндерелмәве турында мөрәҗәгатьләр булды. Бу мәсьәләләр республиканың күп кенә районнарына, шул исәптән Казанга, шулай ук Тукай, Лаеш, Яшел Үзән муниципаль районнарына да кагыла”, - диде ул.
ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, бу темага караган материаллар табигатьне саклау прокуратурасына һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына килгән. “Бер атна эчендә барлык мөрәҗәгатьләр исемлеген әзерләүне сорыйм”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Бу тема буенча фикер алышуга иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү мөһим, дип ачыклады ул.
Илдар Халиков, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә, 2016 елны Идел һәм Кама су саклау зоналары елы булуын игълан итте, дип искә төшерде.
“Киләсе 2016 ел елгаларыбыз яр буе полосалары территорияләрен төзекләндерү, Су саклау зоналарын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдереләчәк”, - дип ачыклык кертте ул.
Киңәшмәдә катнашкан муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ТР Премьер-министры аларны инициатива күрсәтергә чакырды һәм бу мәсьәлә буенча сораулар һәм тәкъдимнәрне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрергә кушты.
Муниципаль районнар вәкилләре киңәшмә барышында табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү мәсьәләләре бик актуаль, дип билгеләделәр. Алар ял итү зоналарын төзекләндерүгә инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеген карауны тәкъдим иттеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз