Татарстанда “Парк һәм скверлар” республика программасы кысаларында 11 объектта эш башланды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанда “Парк һәм скверлар” республика программасы кысаларында 11 объектта эш башланды. Мондый мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Илдар Халиков уздырды.

“Парк һәм скверлар” программасы буенча эш Казан һәм Чистайда урнашкан объектларда, шулай ук Әлки, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Ютазы районнарында башланган. Адреслар, объектларның мәйданнары һәм ТР бюджетыннан финанслану лимитлары белән исемлекләр әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International