Рөстәм Миңнеханов: Төркия партнерлары белән уртак эш бездән зур нәтиҗәлелек таләп итә

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Төркия партнерлары белән уртак эш бездән зур нәтиҗәлелек таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге рәисе Рифат Хисарҗиклыоглу белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил Агиев, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре кысаларында узды.

Россия белән сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү Төркия өчен бик мөһим, дип белдерде Рифат Хисарҗиклыоглу.

Татарстан бүген Россия регионнары арасында Төркия белән хезмәттәшлек буенча алда бара, диде Рифат Хисарҗиклыоглу, без республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган инициативаларны зур игътибар белән күзәтәбез. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов фәнни, мәгариф һәм спорт өлкәләрендәге хезмәттәшлеккә дә зур игътибар бирә.

Ике арада мөнәсәбәтләр яхшы булуга кармастан, икътисадый нәтиҗәләрне ныгытырга кирәк әле, диде Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, регионнар арасында товар әйләнеше 500 млн. доллар тәшкил итә, бу – ике якның да масштаблы эше нәтиҗәсе. Рифат Хисарҗиклыоглу Рөстәм Миңнехановка Төркия белән Татарстан арасында икътисадый секторда багланышларны ныгыту буенча программа әзерләргә тәкъдим итте.

Соңгы елларда Россия белән Төркия арасында җылы, уңышлы мөнәсәбәтләр урнашты, диде Рөстәм Миңнеханов. "Республикага Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге актив ярдәм күрсәтә. Үзара хезмәттәшлек бездән югары нәтиҗәлелек таләп итү белән мин килешәм. Бөтендөнья аренасындагы бүгенге катлаулы ситуацидә Төркия Россиянең ышанычлы партнеры һәм куәтле финанс үзәге булып кала", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Төркия – Татарстанның иң эре партнерларыннан берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасында "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә Төркиянең шактый гына предприятиеләре үз эшчәнлеген алып бара. Ике завод ачарга планлаштырабыз.

Бер урында таптанырга ярамый, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан – Россиянең алга киткән сәнәгать регионнарыннан берсе, анда машина төзелеше, авиатөзелеш, суднолар төзү тармаклары актив үсә. Без Төркия инвесторларының Россия базарында эшләү өчен Татарстанны старт мәйданчыгы итеп сайлавын телибез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан һәм Төркия вәкилләре фәнни-мәгариф, сәнәгать, сәүдә-икътисадый тармакларда хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International