Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда студентлар Җиңү маршы узды
2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасы каршында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук КФУда белем алучы 3 меңләп студент катнашты.
Илшат Гафуров: "Ватаныбызны саклауда университетыбызның күп кенә студентлары һәм педагоглары дошман белән көрәшкә кузгалды һәм аларның күбесе үзләренең гомерләрен бирде, безне фашизмнан саклап калды. Җиңү, ирек, тыныч күгебез өчен рәхмәт сезгә! - диде чарага килгән ветераннарга мөрәҗгать итеп һәм бүген КФУ бакчасында мемориаль такта ачылуын, ветераннар хөрмәтенә бакчада агачлар утыртылуын искәртте. - Казан университеты үзенең тамырлары белән еракка барып тоташа, әмма яшь булып калуыннан туктамый. Бүгенге акция дә университетның студентлар активы инициативасы белән уздырыла. 70 ел элек тә студентлар бердәмлеге Җиңүгә китергән. Безнең халыкны беркем дә сындыра алмаячак!" - диде ул чыгышында.
КФУның юридик факультетын тәмамлаган Илдар Халиков: "Бүген без бу Җиңүне яулап алган ветераннарыбызны тәбриклибез. Сугыш башланганнан соң, университетның меңләп студенты һәм йөзләгән укытучысы сугыш кырына киткән һәм күбесе аннан кайтмыйча, ятып калган. Бүген 70 ел элек безгә үз киләчәгебезне үзебезгә хәл итәргә мөмкинлек биргән, Европаны коткарган, тынычлык һәм бәхет чаткылары кабызганнарга хөрмәт күрсәтергә җыелдык. Бөек Ватан сугышы хакында хатирәләрне саклау яшь буында ил мирасына карата хөрмәт хисләрен тәрбияләргә ярдәм итә. Ветераннар яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә бик зур эш башкара. Безнең уртак максатыбыз - яңа буынга Казан университеты студентларының һәм укытучыларының Бөек Ватан сугышында кылган батырлыкларын җиткерү. Үз эшчәнлегебез белән без илгә булган ватанпәрвәрлекне күрсәтергә тиеш", - диде. И.Халиков билгеләп үткәнчә, Казан федераль университеты бу өлкәдә зур уңышларга иреште. Әлеге университетта белем алганнар Россиядә һәм Татарстанда Җиңү көне уаенннан уздырыла торган бик күп проектларда катнаша һәм бүгенге марш шуңа мисал булып тора. Университет киләчәктә дә фәндә һәм укуда зур уңышларга ирешер дип уйлыйм, диде ул.
Сугыш ветераны, бик күп хәрби бүләкләр иясе Владимир Смирнов: "Без 70 ел дәвамында 1941ел хакында истә тоттык. Дөнья фашизмга каршы тора алырлык көч юк дип саный иде, әмма без аларга каршы тора алдык. Советлар Союзының 26 миллион кешесе үз гомерен шул Җиңүгә бирде, илебезнең икътисады 20 елга артта калды. Яшь буын, мин сезнең тормышыгыз яхшылык, мәхәббәт һәм алга омтылыш белән тулы булуын телим", - диде.
Шуннан соң сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Чара тынычлык символы булган 70 ак күгәрченне һәм сугыш дәвам иткән 1417 көн билгесе буларак шул кадәр үк кызыл шарларны күккә очыру белән тәмамланды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз