Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашты

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашты. Чара Анкарада Төркия Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.

Очрашу барышында яклар Төркия-Татарстан стратегик хезмәттәшлеген киләчәктә дә ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Рәҗип Тайип Эрдоганга Татарстан делегациясенең Анкарага эш сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, Төркия бизнес-секторы белән очрашу турында һәм җәмәгать пространстволарын төзекләндерү технологияләре белән танышу хакында.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Рәҗип Тайип Эрдоган сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм сәнәгать тармакларындагы багланышларны киңәйтү юлларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International