Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Анкараның шәһәр тирәлеген ял итүгә яраклаштыру мәсьәләләрендәге тәҗрибәсе белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә җәмәгать пространстволарын төзекләндерү технологияләрен Казан мэры Илсур Метшин,Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман һәм башкалар өйрәнде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары башта Мостафа Кемаль Ататөрекнең Анкарадагы мавзолеенда булдылар. Рөстәм Миңнеханов Төркиянең милли каһарманы каберенә чәчәк бәйләме салды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов "Дикмән аланы"на (“Мави Гёль”) юнәлде. Үткән гасырның 90 нчы еллары башында заманча парк урынында 5 км озынлыктагы чокыр булган. 20 ел элек шәһәр хакимиятләре Анкараның бу өлешен ял итүгә яраклаштыра башлаганнар. Проект буенча тузган йортларны сүтү һәм кешеләрне яңа торакларга күчерү каралган. Чокыр урынына шәһәр халкы ял итәр өчен ясалма сулыклары булган заманча парк корылган. Рөстәм Миңнехановка Анкараның бу мәсьәләләрдә бизнес-сектор белән хезмәттәшлеге тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Аннары Татарстан делегациясе шәһәрнең "Улус" тарихи үзәгенә юнәлде. Монда Рөстәм Миңнехановка Анкара мэры Мәлих Гекчәк кушылды. Шәһәрнең тарихи өлешендә масштаблы реконструкция бара. Монда да иске йортлар сүтелә һәм тарихи корылмаларга башлангыч кыяфәтен кайтаралар. Яңа объектларны тарихи Анкара стилендә төзиләр. Рөстәм Миңнехановка хосусый инвестицияләрне җәлеп итү алымнары турында мәгълүмат бирделәр.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Анка" тематик ял паркында булды. Парк аттракционнары ике ел элек корыла башлаган. Май аенда ял итү зонасын ачу карала. Калган өлешен 2016 елда ачачаклар. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк паркның яшел зонасында агач утырттылар.
Шуннан соң юлллар салуның заманча технологияләре кулланылган бульварны карап чыктылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Резиденциясенә Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашырга юнәлде.