Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле, Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.
Сәфәрнең төп максаты – районнарда язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чүпрәле, Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнары хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак.
Чүпрәле муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Иске Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган обелискка чәчәк бәйләме салачак, Балалар иҗат йорты төзелешенең барышы белән танышачак, кайбер социаль объектларда булачак.
Кама Тамагы мунициципаль районының Иске Казиле авылында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 200 урынлык күп функциональ үзәкнең (авыл клубының) төзелеш мәйданын караячак.