Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән язгы чәчүнең барышы турында сөйләште

2015 елның 4 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Искәртәбез, бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле, Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эш сәфәре кыла, анда ул язгы кыр эшләренең барышы белән таныша.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар озата йөри.

Кама Тамагы муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка басулардагы ситуация турында сөйләделәр, уҗымлылыраның торышы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы үз чиратында ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителеш турында сорады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген һәр аяз көнне язгы чәчү эшләре өчен файдаланырга кирәк, тизлекне киметергә ярамый.

Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле авылында Рөстәм Миңнеханов 200 урынлык күп функцияле үзәкнең (авыл клубының) төзелеш мәйданын карады. Күп функцияле үзәктә Иске Казиле авыл җирлегенең Башкарма комитеты, китапханә һәм клуб урнашачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Мансура Габделхәй кызы Гәрәева белән очрашты. Ветеран Кама Тамагы муниципаль районының Караталга авылында яши.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мансура Гәрәеваны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, аның белән чәй янында сөйләшеп утырды, шулай ук Мансура апага бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International