Рөстәм Миңнеханов прокурорлар арасында «Кызыл ромашка» иҗат конкурсы гала-концертында булды

2015 елның 4 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре арасында «Кызыл ромашка» иҗат конкурсы гала-концертында булды. Чара Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, концерт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. «Без илебездә, Татарстанда, һәр районда һәм шәһәрдә, һәр торак пунктында, һәр предприятиедә Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек барганны күрәбез», - дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Прокуратура хезмәткәрләренә бәйрәм концертын оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов прокуратура органнары ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Быел прокуратура хезмәткәрләре арасында иҗат осталыгы конкурсы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм аңа татар шагыйре Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыре исеме бирелгән.

Чарада шулай ук Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашты. Кичә ул, Илдус Нәфыйков белән бергә, әтисе һәйкәленә чәчәк бәйләме салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International