Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
15 декабрьдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы коллегиясендә Татарстанда торакка капиталь ремонт ясауның нәтиҗәләрен чыгару планлаштыра
2009 елның 5 декабре, шимбә
2010 елда Татарстан Республикасында 2 млн. м2 торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торакны файдалануга тапшыру киңәшмәсендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, киләсе елга торак күләме планы якынча 2009 елдагы кебек. Ул 11 айлык нәтиҗәләр буенча республикада 1 млн. 761 мең м2 торакның файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте. Бу муниципаль районнарның тырышлыгы аркасында, ягъни өстәмә рәвештә коммерцияле һәм шәхси торакны файдалануга тапшыру исәбенә мөмкин булды.
Шул ук вакытта республиканың биш муниципаль районында торакны файдалануга тапшыру республиканың уртача күрсәткечләреннән түбәнрәк булды.
Марат Хөснуллин хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә алты муниципаль берәмлектә социаль ипотека программасына нигезләнеп төзелә торган торакны финанслауда проблемалар бар (якынча 28000 м2). Боларга Бөгелмә, Алабуга, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Норлат, Ютазы районнары керә.
ЭТИС электрон сәүдә мәйданчыгын файдаланып төзелеш материаллары сатып алу җайга салынды. Бүгенге көнгә 337 төзелеш материаллары җитештерүче һәм 187 төзелеш материаллары белән тәэмин итүчене эченә алган республика мәгълүмат базасы төзелде, дип хәбәр итте Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы. Ел башыннан гомуми суммасы 13 млрд. сумлык килешүләр теркәлде.
Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы турында Марат Хөснуллин түбәндәгене хәбәр итте: 15 декабрьдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының ЖКХны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин катнашында йомгаклау коллегиясен уздыру планлаштырыла. Коллегиядә Татарстанда 185 нче номерлы Федераль Законны үтәү һәм ике елга исәпләнгән капиталь ремонт программасын тормышка ашыру турында нәтиҗәләр ясалачак, шулай ук 2010 елга төп бурычлар каралачак.
Марат Хөснуллин Казанда хәзергә кадәр 14 йортның Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителмәвен дә билгеләп үтте. Төп сәбәпләр: төзелештәге җитешсезлекләр, эшне башкару сыйфатына бәйле кисәтүләр, шулай ук кайбер йортлар буенча эшләнеп бетмәгән документлар.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (ДТФ) Башкарма директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә Фонд программасы буенча 412 м2 торак файдалануга тапшырылды. Еллык планны үтәү өчен, тагын 400 мең м2 торак тапшырылырга тиеш.
Тәлгать Абдуллин фикеренчә ДТФга тапшырыла торган түләүләрне җыю бик түбән дәрәҗәдә (эре предприятиеләрне исәпкә алмаганда).
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының 773 гаиләсе торак сайлап алды (Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан ветераннарны торак белән тәэмин итүнең федераль программасы кысаларында), дип хәбәр итә ДТФ башлыгы. Ветераннарның бер өлеше икенчел торак базары фатирларын алырга теләк белдерде.
Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Марат Фәйзрахманов ДТФ хисабына акча килүе турында хәбәр итте. Соңгы мәгълүматлар буенча күчерелгән акча күләме 4 млрд. 19 млн. сум. Аның 3 млрд. сумы эре оешмалардан һәм предприятиеләрдән, 282 млн. сумы - бәйсез нефть компанияләреннән. Ә үзләренә өстәмә йөкләмәләр (640 млн.сум) алган компанияләрдән 9 айга 577 млн. сум керде.
Моннан тыш, соңгы берничә көндә 15 бурычлы предприятиедән 50 млн. сум күләмендә акча керде.
Марат Фәйзрахманов ДТФга акча күчермәгән һәм бурычлары булган компанияләрне, предприятиеләрне санап үтте.
Бу “Эссен продакшн” компаниясе (еллык йөкләмәсе 20 млн. сум, бер түләү дә башкармаган), “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” (еллык йөкләмәсе 35 млн.сум, 14 млн. сум күчергән), “Нәфис Косметикс” компаниясе (бурычы 6,8 млн. сум), Буа шикәр заводы (бер түләү дә башкармаган); “Радиоприбор” заводы, “Татарстан” авиакомпаниясе, Идел буе фанера-җиһаз комбинаты ДТФ каршында бурычлы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, 14 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Куркынычсызлык Советы киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла. Куркынычсызлык Советы киңәшмәсендә Дәүләт торак фонды каршындагы йөкләмәләрне үтәү буенча сораулар һәм 2010 елга бурычлар аерым каралачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз