Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контраны дипломатик миссиясе башлану белән котлады һәм киләчәктә аның эшчәнлегенең Татарстан-Венгрия һәм Россия-Венгрия мөнәсәбәтләренең төрле яклап үсешенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Татарстан Венгрия белән хезмәттәшлекне югары бәяли, диде Рөстәм Миңнеханов, республика үзара икътисадый, сәүдә һәм мәдәни багланышларны үстерергә тели.
Ференц Контра Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгын ачу Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытыр дип өмет белдерде. Бүгенгә төп бурыч - дипмиссия даими урнашсын өчен яңа бина эзләү. Яңа бинага күчкәч һәм урнашкач, Шенген визалары бирү планлаштырыла, диде ул.
Белешмә өчен:
Искәртәбез, Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы 2015 елның 10 апрелендә ачылды. Венгриянең Казандагы Генераль консулы итеп элек Белоруссиядә Венгриянең Генераль консулы вазыйфасын биләүче Ференц Контра билгеләп куелды.