Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары әгъзалары катнашты.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барлык җыелганнарны дә Бөек Җиңүгә 70 ел тулу белән котлады. “1945 нче елның 9 нчы маенда совет гаскәрләре фашист режимы золымын бастырып, илебезгә бәхәссез олы Җиңү бүләк итте һәм канкойгыч сугышка нокта куйды. Бу дата аталарыбыз һәм бабаларыбызны данлау көненә, илкүләм горурлык, чиксез тирән рәхмәтләр җиткерү, олы хәсрәт һәм мәңгелек хәтер символы булып кереп калды”, - дип мөрәҗәгать итте ул.
Бу якты бәйрәм көнендә без Татарстан уллары һәм кызлары батырлыгын искә алабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, алар үз гомерләрен туган җиребезне коткаруга корбан иткәннәр.
Шуннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чыгышын дәвам итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ветераннарның сугышта һәм тылда күрсәткән каһарманлыгы, олы ихтыяр көче, фидакарьлеге беркайчан онытылмаячак. “Сез безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм каһарманлык өлгесе булачаксыз, без сездән чын патриотлыкка һәм ныклы булуга өйрәнәбез. Сез Россия һәм Татарстанның горурлыгы! Сезгә карата һәрвакыт үзенчәлекле мөнәсәбәт булачак”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген һәр ветеранга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелүен билгеләп үтте. Аларга дип торак белән тәэмин итү, булган торакны капиталь ремонтлау, беренчел чиратта медицина хезмәтен күрсәтү буенча, санатор-курорт дәвалау, социаль хезмәт күрсәтү программалары гамәлгә ашырыла, төрле мәдәни һәм истәлекле чаралар үткәрелә.
“Хөрмәтле ветераннар! Без сезнең алда баш иябез һәм Бөек җиңү, Ватан һәм алдагы буыннар хакына сугышчан һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Сезгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет, күңел тынычлыгы, җан җылысы телим! Җиңү көне белән Сезне!”.
Шуннан бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Горбуновка III дәрәҗә Дан орденын тапшырды. Ветеран бу бүләкләүгә Витебск өлкәсендәге бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен 1944 нче елда ук казанган булган.
1944 нче елның июлендә батырларча һәлак булган Михаил Куликов исеменә Кызыл Байрак ордены һәм 1943 нче елның октябрендә яу кырында ятып калган Әгъзам Насыйров исеменә Кызыл Йолдыз ордены бирелү турындагы шәһадәтнамәләрне кызлары кабул итеп алды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Армия генералы, РФ хәрби фәннәр акдаемиясе президенты, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, профессор Мәхмүт Гәрәевкә, күп еллык нәтиҗәле эше, актив иҗтимагый һәм хәрби-тарихи эшчәнлеге өчен, Рөстәм Миңнеханов ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.
Ветеран барысын да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм, совет солдатларының сугыш елларында күрсәткән чиксез батырлыгына да карамастан, бүгенге заманда кайберәүләр ветераннар казанышын кимсетергә теләвен ассызыклады. "Безнең җиңүне якларга кирәк, - дип әйтте Мәхмүт Гәрәев. – Китапларда, фильмнарда, массакүләм матбугат чараларында безнең җиңүгә ничек ирешүебезне күреп булмый. Бөек Ватан сугышы сугышчыларының каһарманлыгы, батырлыгы күрсәтелми. Барлык бу күренешләр белән көрәшергә кирәк”.
Алга таба тантана Татарстанның иҗат коллективлары чыгышларыннан торган концерт программасы белән дәвам итте. РСФСРның халык артисты Лев Лещенко да тамашачыларга җырларын бүләк итте.