Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Комиссия утырышында катнашты

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясен социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды. Көн тәртибендә – сәламәтлек саклау, мәгариф һәм хезмәт өчен түләү кебек социаль өлкәләргә кагылышлы «май указларының» үтәлеше.

Утырышта шулай ук РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, РФ Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.

Утырышны ачып, Владимир Путин ассызыклаганча, «май указларын» гамәлгә ашыру сыйфатын кабул ителгән карарлар, документлар һәм законнар саны буенча түгел, ә гражданнарның тормышы ничек үзгәрү буенча бәяләргә кирәк.

Регионнарга мөрәҗәгать итеп, РФ Президенты билгеләп үткәнчә, бюджет учреждениеләрен оптимальләштерүнең барышын катгый контрольдә тотарга кирәк, бигрәк тә ерак районнарда, авыл җирләрендә.

Шулай ук Владимир Путин мәктәпкәчә белемне үстерү темасын да кузгатты. Аның фикеренчә, монда җитди адымнар ясалган: өч ел эчендә балалар бакчаларында 1 миллионнан артык урын булдырылган.

Шул ук вакытта ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калырга да кирәк, диде РФ Президенты.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру эшен тәнкыйтьләде.

Россия Федерациясе Президенты билгеләп үткәнчә, «май указлары» илнең динамик үсешен, Россия гражданнарына уңай тормыш шартлары тәэмин итү өчен чыгарылган. Дәүләт башлыгы фикеренчә, хәзерге этап кыенлыклары резервлар һәм гадәти булмаган хәл ителешләр эзләү өчен өстәмә стимул булырга тиеш.

Аннары нотыклар белән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International