Рөстәм Миңнеханов: Җир эшкәртелергә тиеш

2015 елның 8 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Тукай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Тукай, Минзәлә һәм Сарман муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды. Сәфәренең максаты – авыл хезмәтчәннәре белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышу.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм башкалар озата йөрде.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәренең беренче пункты Бахчасарай авылы булды. Монда ул "Миңнехуҗина" КФХ эшчәнлеге белән танышты. Фермер хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре – терлекчелек һәм игенчелек продукциясе җитештерү һәм реализацияләү. Уңдырышлы җирләр мәйданы 399 га тәшкил итә. Сыерлар саны - 36 баш (100 башка кадәр арттыру планлаштырыла).

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек фермасы территориясендә кайбер объектларны карап чыкты, шул исәптән иген саклау урынын, терлек чалу һәм ит эшкәртү цехын, ат фермасын һәм башкаларны. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы КФХ җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгы предприятиесенең киләчәк үсеше буенча фикер алышты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Комсомолец авылына юнәлде. Монда ул "Феникс" ҖЧҖнең җитештерү базасында булды, аның территориясендә сменага 30 тонна продукция бирә торган терлек чалу комбинатын, колбаса комбинатын һәм башкаларны карады. Рөстәм Миңнехановны "Феникс" ҖЧҖ директоры (терлек чалу цехы) Азат Авзалов һәм "Любослава" ҖЧҖ директоры (ит тэшкәртү һәм ит продукциясе әзерләү цехы) Руфия Зарипова каршы алды.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы колбасалар һәм ит деликатеслары җитештерүнең бөтен циклы белән танышты. Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, 2015 елның I кварталында 208,8 млн. сумлык 1383 тонна продукция җитештерелгән.

Аннары Рөстәм Миңнехановка представили булачак 2400 ана дуңгыз сыйдырышлы комплекс проектын тәкъдир иттеләр.

Район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең зур өстенлеге бар – янәшәдә Чаллы шәһәре. "Бу бик зур базар. Бүген таләп ителә торган һәм ихтыяҗ булган юнәлешләрне сайларга кирәк. Бу – беренче чиратта, сөт җитештерү һәм терлекчелек", - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы район җитәкчелегенә хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү эшен активлаштырырга кушты. "Җир эшкәртелергә тиеш! Шәхси хуҗалыклар санын арттырырга кирәк. Болай итмәгәндә, без кешеләрне авылда калдыра алмаячакбыз. Кешесе булмаса, авыл да бетә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аграрийлар үз чиратында Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгына ярдәм буенча республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган программалар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International