Татарстаннан 214,9 мең бала өчен ял итү оештырылачак
2015 елның 12 мае, сишәмбе
Агымдагы елда җәйге каникуллар чорында Татарстанда барлыгы 214 мең 921 баланы төрле ял һәм сәламәтләндерү формалары белән колачлау ниятләнә. Узган елда республикада 212 мең 617 бала төрле лагерьларда ял иткән. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җиткерде.
Балаларны ял иттерүгә ТР бюджетыннан быел 1 млрд 281,33 млн сум акча бүлеп биреләчәк, бу, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 5 процентка артык (узган елда бу максатларга 1 219, 16 млн сум бирелгән иде).
Шуны да билгеләп узарга кирәк: быел катлаулы тормыш шартларына дучар булган балаларның ялына һәм сәламәтләндерүгә Россия Федерациясе бюджетыннан акча бүлеп бирү туктатылган. Былтыр ил казнасыннан 56,6 млн сум акча каралган булган. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев йөкләмәсе буенча, быел төбәк бюджетыннан бу максатларга 60,7 млн сум акча юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.