Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев “Бөек Җиңүнең 70 портреты” күргәзмәсен карады
2015 елның 12 мае, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Гобәевның “Бөек Җиңүнең 70 портреты” фотокүргәзмәсендә булды. Ул “Казан Кремле” музей-саклаулыгының “Манеж” күргәзмәләр залында эшли.
Экспозициядә Бөек Ватан сугышы батырларының аклы-каралы 70 фотопортреты урын алган. Проект “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия фоторәссамнар берлеге һәм Мәскәү рәссам-графиклар берлеге әгъзасы Фәрит Гобәев сүзләренчә, әлеге уй аның күңелендә инде берничә дистә ел йөргән, ә Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан бу тагын да актуальләшкән. Баштан ул портретларны архивлардан тупларга уйлаган булган, әмма “Бердәм Россия” вәкилләре аңа республика буйлап йөреп, фотопортретлар ясарга тәкъдим иткән.
Фоторәссам 2,5 ай эчендә 200 ләп кешенең портретларын туплаган. Башка фотосурәтләр югалмасын өчен, аларны “Җиңү. Барыбыз өчен бер” китабына туплап чыгарачаклар. Анда батырларның биографик мәгълүматлары да урын алачак.
“Китап коммерцияле булырга тиеш түгел, чөнки аны батырларга бүләк итәргә кирәк, ул китапханәләрдә, музейларда булырга, ягъни һәр кешегә барып җитәргә тиеш. Күргәзмә ачылышында Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы минем өчен бик күңелле булды. Фотосурәтләрнең аклы-каралы булуын ул сурәтләрнең тормышчанрак булуында, әлеге чорларның мохитен тоярга ярдәм итүендә күрде, чөнки фронттан өйләренә шундый төссез фотосурәтләр җибәрә торган булганнар”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев күргәзмәне оештыручыларга һәм Фәрит Гобәевка рәхмәт әйтте һәм аны үз эшенең остасы дип атады. “Онытылмаслык хисләр кичердем дию генә аз. Барлык хис-кичерешләремне әйтеп бирерлек сүзләр таба алмыйм. Хәзер материаллар бик күп, әмма бу күргәзмә үзенең югары дәрәҗәдә булуы белән аерыла”, - диде ул.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Бөек Ватан сугышы ветераннары хакында хәтерне мәңгеләштерү өчен, фотосурәтләре тупланган китап чыгару идеясен хуплады.
“Мондый күргәзмәләрне карап, хис-кичерешләрдән бөтенләй башка кешегә әйләнәсең. Бу яңарыш һәм безне рухи баетуда искиткеч зур ярдәм”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз