Бүген Татарстан Менделеевск районы Сәйтәк авылында күп функцияле иҗтимагый үзәк ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев Татарстан җитәкчелегенә җирле халык исеменнән рәхмәт белдерде. “Быел районда күп функцияле ике үзәк булачак. Районда төрле программаларны гамәлгә кую өчен 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде”, - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов районда яшәүчеләрне үзәк ачылышы белән котлады. “Һәр авыл өчен мәктәп, балалар бакчасы кебек объектлар мөһим. Киләчәктә дә авылны саклау өчен барлык көчне куячакбыз. Бүгенгә сезнең авылда имин тормыш өчен барысы да бар”, - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм районда яшәүчеләргә уңышлар теләде, бүләкләр тапшырды.
Татарстан лидеры башлангыч мәктәпкә һәм балалар бакчасына интерактив җиһазлар алу өчен сертификатлар тапшырды, ФАПка – медицина җиһазларына, Мәдәният үзәгенә – музыка җиһазларына. Аннары кунаклар яңа үзәкне карады.
Сәйтәк авылында күп функцияле үзәкнең гомуммәйданы 563 кв метр тәшкил итә. Биредә 15 урынга балалар бакчасы, 15 урынга мәктәп бар, аларда татар һәм рус телләрендә белем бирәчәкләр, шулай ук сменасына 25 кеше кабул итү өчен ФАП, 50 тамашачыга исәпләнгән Мәдәният йорты урнашкан. Үзәк узган ел төзелә башлаган. Бу максатка 25 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Сәйтәк һәм Татар Текәше авылларында мәктәпкәчә яшьтәге 13 бала яши. Хәзер балалар Бәзәкә урта мәктәбендә укыйлар, бу Сәйтәк авылыннан - 4 чакрым ераклыкта. Алар яңа бинага агымдагы елның 1 сентябреннән йөри башлый.
Проект “Авыл клублары” программасы кысаларында гамәлгә куелды. Бу программа 2015 елда да дәвам итәчәк. Гомумән алганда, быел 541,7 млн сумга 7450 урынлы 42 авыл клубы төзелеше планлаштырылган.