Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Джузеппе Спарта белән очрашты
2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе “Отель Джузеппе” ҖЧҖ генераль директоры Джузеппе Спарта белән очрашты.
Джузеппе Спарта Казанга 1993 елда килә һәм Татарстанда беренче буларак үз бизнесын булдырган чит ил кешеләренең берсе. Хәзерге көндә ул Кремль урамындагы “Отель Джузеппе” ҖЧҖнең хуҗасы һәм җитәкчесе.
Минтимер Шәймиев Джузеппе Спартага халыкка хезмәт күрсәтүдә югары культурага ирешүдә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык уңышлы хезмәте өчен, “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
«Джузеппе Спарта халыкка ничек хезмәт күрсәтергә кирәклегенә өйрәтте. Италиялеләрнең халыкка хезмәт күрсәтүдә үз традицияләре, системасы һәм культурасы бар. Сез килеп безнең күзебезне ачтыгыз, җәмәгать туклануын дөрес оештырырга өйрәттегез. Бу безнең өчен яңа күренеш иде”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Джузеппе Спарта Татарстан җитәкчелегенә бу зур бүләк өчен рәхмәт әйтте, ул монда бергә эшләгән һәм ул өйрәткән кешеләрнең күбесе үз эшләрен ачулары һәм европалылардан да яхшырак эшләүләре аның өчен чын шатлык булуын белдерде.
Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм Джузеппеның хатыны Наилә Спарта катнашты. Джузеппе Наилә белән Казанда танышкан, хәзер аларның дус гаиләсе дүрт бала үстерә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз