Рөстәм Миңнеханов Иракның Курд автоном районы делегациясе белән очрашты

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре һәм Ирак делегациясе әгъзалары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп билгеләгәнчә, Россия Федерациясе Ирак җитәкчелегенең “Ирак һәм Левант Ислам дәүләте” террористик оешмасы ягыннан террористик актларны булдырмауга куйган көчен хуплый.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, Иракның Курд автоном районы бүгенге көндә динамик рәвештә үсә һәм берничә эре проектны гамәлгә ашыра. Татарстан Ирак партнерлары белән икътисадый хезмәттәшлек итү яклы. Аерым алганда, сүз автоном район территориясенә “КАМАЗ” автомобильләрен һәм Ми-8, Ми-17 вертолетларын китерү турында бара.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы  нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә тели, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Сирван Барзани җавап итеп ассызыклаганча, алар шулай ук Татарстан белән үзара файдалы хезмәттәшлек итү яклы. “Без Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре белән танышырга телибез. Әлеге визит безнең ныклы хезмәттәшлек башы булыр дип өметләнәбез”, - дип билгеләде ул.

Иртәгә Иракның Курд автоном районы делегациясе Татарстанның эре сәнәгать производстволары белән танышачаклар, шул исәптән Казан вертолетлар заводы, нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче предприятиеләрдә булалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International