Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков V Республика яшьләр форумы җиңүчеләрен котлады
2015 елның 15 мае, җомга
Бүген Казан IT-паркында V Республика яшьләр форумының финалы узды. Иң яхшы проектлар форумның йомгаклау күргәзмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдим ителде. Чарада шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, шулай ук республиканың төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып бара торган оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Республика яшьләр форумы сәләтле егетләрнең, кызларның инновацион, социаль яктан әһәмиятле, файдалы идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелә. Быелгы форум кабул ителгән гаризалар саны буенча рекорд куйган: бәйгедә катнашуга 1271 гариза җибәрелгән. Финалга исә нибары 45 проект узган. Форумда 16 яшьтән алып 30 яшькәчә талантлылар (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы көч сынашу мөмкинлегенә ия иде.
Йомгаклау өлешенә узган проектлар 10 тематик мәйданда тәкъдим ителде: “Яшьләр фәне һәм инновацияләре”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Мәгълүмати ташкын”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт”. Авторларга хезмәтләрен 3 минут дәвамында презентацияләү мөмкинлеге тудырылды.
Мәсәлән, Казан кызлары Алинә Якупова һәм Татьяна Гулякова “Киләчәккә старт” мәйданчыгында “Үз шәһәреңне бел!” проекты белән таныштырды. Аның төп максаты – башкаладагы теге яки бу урамның кайсы шәхес хөрмәтенә шулай аталуы турында мәгълүмат җиткерү. Алар тукталышларда, кеше күп йөри торган урыннарда бу шәхесләр турында кыскача мәгълүмат язылган такталар урнаштырырга тәкъдим итә. Бу, бер яктан, шәһәребезне тагын да белемле, мәдәниятле итәчәк. Икенче яктан, башкалабыз кунаклары өчен дә урамнарның нинди күренекле кешеләр хөрмәтенә аталуы кызыклы булачак, дип сөйләде авторлар.
Илдар Халиковка фикер ошады, әмма, проектның бәясен арзанайту максатыннан, ул такталар түгел, ә тукталышларга урнаштырылган карталар дизайнына туры килгән ябыша торган кәгазь вариантына өстенлек бирергә киңәш итте. Аның сүзләренчә, болай эшләү проектның
бәясен 5 тапкырга арзанайтачак. ТР Премьер-министры тукталышта автобус көтеп торучылар өчен мондый мәгълүматның, һичшиксез, кызыклы булырга тиешлеген билгеләп узды һәм проектның авторларына уңышлар теләде.
Илдар Халиковны “Син эшмәкәр” мәйданчыгында тәкъдим ителгән “Зарядись” проекты да кызыксындырды. Аның авторы – Казан егете Никита Синякин. Проект шәһәр паркларында, метро мәйданнарында телефон аккумуляторын кору мөмкинлеге бирә торган җайланмалар урнаштыруны күз алдында тота. “Бу җайланмалар ярдәмендә кешеләр паркларда күбрәк вакыт ял итә алачак”, – дип сөйләде Никита.
Күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, ТР Хөкүмәте башлыгы V республика яшьләр форумы җиңүчеләрен бүләкләде. Үз чыгышында ул бүген тәкъдим ителгән һәр проектның оригинальлегенә, алдагы еллардагы хезмәтләргә охшамаган булуына игътибар юнәлтеп: “Боларның барысы да яңа шәп идеяләр”, – дип бәяләде. Илдар Халиков быел форум эшенә тармак министрлыклары һәм ведомстволарының актив кушылуын искәртеп, киләчәктә дә бу юнәлештәге эшчәнлекне туктатмаска чакырды.
“Дөнья практикасы күрсәткәнчә, яңа кызыклы проектлар, стартаплар, кагыйдә буларак, югары уку йортларында туа. Шуңа хәзерге вакытта технологик процесска вузларның да кушылуы зарур”, – дип сөйләде ул һәм бу уңайдан бүгенге чарада югары уку йортлары ректорларының җитмәвен билгеләп узды.
Илдар Халиков форумда катнашучыларның саны елдан-ел артуына игътибар юнәлтеп: “Инициативалы яшьләрнең, Ходай һәм әти-әниләре тарафыннан бирелгәнне тормышка ашырырга, билгеле бер өлкәдә үз көчен сынап карарга теләүчеләрнең күп булуы бик әйбәт! Димәк, республиканың киләчәге өметле”, – диде.
Форум җиңүчеләренә кубоклар, планшетлар, шулай ук чит ил тел курсларына һәм фитнес-клубка абонемент тапшырылды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз