Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ФИНА партнерлары белән ниятләр турында килешүләрне имзалау тантаналы чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.
«Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты безнең өчен елның иң эре вакыйгасы, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Һәм без аны онытылмаслык итеп уздырырга җыенабыз. Бу максатта бүген бөтен шартлар һәм мөмкинлекләр бар». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада спортны үстерү һәм популярлаштыру күп көч куела. Халыкара спорт чараларын уздыру Татарстанга дөньяда танылырга ярдәм итә, төбәккә туристлар агымы арта, моннан тыш, бизнес тарафыннан кызыксыну да арта, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук искәртәкәнчә, 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында 188 ил катнашачак, телетрансляция 202 илдә алып бараылачак.
2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының партнерлары билгеләнде: “Кәрәзле элемтә” категориясендә («СМАРТС» ААҖ)), “Ягулык белән тәэмин итүче” («Татнефть-АЗС Центр» ААҖ), «Спорт җиһазлары» («Спортмастер» ААҖ), “Мәгълүмати хезмәт күрсәтү” («ИФ Инглиш Фест СНГ»), «Сәүдә үзәге» (МЕГА Казань, «ИКЕА МОС» ААҖ), “Радио” («Информационные системы» ААҖ).
“Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО ягыннан килешүләрдә имзаны генераль директоры Азат Кадыров куйды. “Кәрәзле элемтә” категориясеннән “Таттелеком” ҖАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Ягулык белән тәэмин итүче” - («Татнефть-АЗС Центр» ААҖ җитәкчесе Вячеслав Чичков, “Спорт җиһазлары” - «Спортмастер» ҖЧҖ эшләре белән идарә итүче Сергей Агибалов, “Мәгълүмати хезмәт күрсәтү” - «ИФ Инглиш Фест СНГ» җитәкчесе Эдуард Балдаков, “Сәүдә үзәге” – “МЕГА Казань” сәүдә үзәге белән идарә итүче, «ИКЕА МОС» ҖЧҖ җитәкчесе Лиана Сираҗетдинова, “Радио” - «Информационные системы» ААҖ генеральекторы Вячеслав Долгополов булдылар.
Тантаналы чара ахырында Азат Кадыров һәм партнер-компанияләр вәкилләре журналистлар сорауларына җавап бирделәр.