Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Яклар алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәм төбәкнең банк секторы үсеше турында фикер алыштылар.