Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде.

«Казан» халыкара аэропортында Ольга Голодецны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Ольга Голодецның Казанга эш сәфәренең төп максаты - WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның III милли чемпионаты финалын ачу тантанасында катнашу («Ак Барс» көрәш сарае).

Белешмә өчен:

WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның III милли чемпионаты финалы Казанда 2015 елның 19 маеннан 23 маена кадәр уза. Чараны оештыручы – «Ворлдкиллс Россия» берлеге – Россия Федерациясенең WorldSkills International оешмасында рәсми вәкиле һәм Россиядә WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык кднкурслары операторы. Чемпионат Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International