Илдар Халиков Иран Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык департаменты директоры Али Чегни белән очрашты
2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Татарстан РеспубликасыПремьер-министры Илдар Халиков бүген Иран Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык департамаенты директоры Али Чегни белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Расул Багернежад Шаян катнашты.
Илдар Халиков Иран делегациясе вәкилләренә Татарстан Республикасына килүләре һәм безнең төбәк белән хезмәттәшлеккә кызыксыну күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасындагы хезмәттәшлек “КАМАЗ”, “Татнефть”, “Казан вертолет заводы” ААҖләре предприятиеләре буенча гамәлгә ашырыла.
2008 елның декабреннән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык институтының индоиран һәм африка телләре кафедрасы җирлегендә Иранистика үзәге эшли.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.