Рөстәм Миңнеханов: Безгә Россия-Словения мөнәсәбәтләре кысаларында Словения белән хезмәттәшлекне үстерү мөһим

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелиго белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Примож Шелиго җитәкчелеге Словения делегациясе әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый визитлар дөньядагы хәзерге катлаулы сәяси ситуациядә аеруча мөһим.

Словения белән безнең багланышлар тотрыклы үсә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Республикасы өчен Россия-Словения мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерү мөһим», - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. Ул Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелигога Татарстан Республикасы делегациясенең 2014 елның декабрендә Словениягә визитын оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Словениягә декабрь аендагы визит кысаларында Словения җитәкчелеге белән очрашулар һәм сөйләшүләр уздырылды, Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты күрсәтелде, шулай ук эшлекле Татарстан-Словения форумы булды, анда Татарстан үзенең икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итте.

Безнең хезмәттәшлек күп еллар буена уңышлы дәвам итә, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Примож Шелиго Татарстан-Словения багланышларының киләчәк перспективалары, икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International