Рөстәм Миңнеханов: “Без төзелеш комплексыбыз белән горурлана алабыз”

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген “ТР Төзүчеләр бергәлеге” төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы оешмасының VI еллык хисап гомум җыелышында катнашты.

Утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика предприятиеләре һәм оешмалары, төзелеш комплексы җитәкчеләре катнашты. Чара “Корстон” ККК мәйданчыгында узды.

Утырышта гомумфедераль рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстанның төзелеш өлкәсендә алыштыргысыз лидер булуы билгеләп үтелде. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү, социаль ипотека, торак-коммуналь комплексны модернизацияләү һәм реформалау кебек президент программаларын гамәлгә ашыруда план буенча эшләү нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин булды. Татарстан торак төзелеше күләме буенча Идел буе федераль округы лидеры булып тора. Ел саен республикада 2,4 млн чамасы торак төзелә. 2005-2014 елларда социаль ипотека программасы буенча 5,5 млн га якын кв метр торак төзелгән, Татарстанда 86 меңнән артык гаилә, шул исәптә яшь гаиләләр, ветераннар, инвалидлар һ.б. гражданнар торак шартларын яхшырта алды.

“ТР Төзүчеләр бергәлеге” төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы оешмасы президенты Рим Халитов үз чыгышында, оешма 2008 елның декабрендә гамәлгә куелды һәм 2009 елның 23 июнендә Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте тарафыннан Идел буе федераль округында беренче шундый оешма буларак дәүләт реестрына кертелде, дип искәртте. 5ел эшләү дәвамында партнерлык тарафыннан төзелеш эшләренә 2,5 меңгә якын гариза алынган һәм 2060 таныклык бирелгән.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, ТР төзелеш комплексы 117 мең хезмәткәрне, 13 меңнән артык төзелеш оешмасын, КДАТУ уку йортын, 40 тан артык проект оешмасын берләштерә, дип белдерде.

Татарстан лидеры ассызыклаганча, бүген “ТР Төзелеш бергәлеге” оешмасы алдына производствода имгәнү очракларын киметү, республиканың төзелеш комплексының көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү, инновацион технологияләрне актив куллану, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычлары, һөнәри белемне үстерү бурычлары куелган.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук “ТР Төзүчеләр бергәлеге” төбәк коммерцияле булмаган партнерлыгы оешмасы идарәсенә һәм оешма әгъзаларына рәхмәт белдерде. “Бүген бу зур, көчле система эшли, ул республика күләмендә генә түгел, ә бөтен ил буенча теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә сәләтле”, - дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International