Рөстәм Миңнеханов: Күпхатынлылыкны хупламыйм

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күпхатынлылык идеясен хупламавы турында белдерде. Бу хакта ул республика медиаберлеге вәкилләре белән очрашуда белдерде. Чара Казанның “Пирамида” МККда үтте.

Мәдәни-күңел ачу комплексының тамашалар залы зур студиягә әверлгән иде. Очрашуга 100дән артык матбугат вәкилләре - республика массакүләм чараларының җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасында федераль басмаларның үз корреспондентлары чакырылды. Әңгәмәнең видеоязмасы "Татарстан - Яңа гасыр" ("ТНВ") телерадиокомпаниясе тарафыннан трансляцияләнде. 

"Мин хатыным белән риза, ул бу мәсьәләгә бик тискәре мөнәсәбәттә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гаилә кору балалар алдында җаваплылык таләп итә. 

"Бала өчен синең хатын - әни. Бәлки, безнең һәрберебез өчен дә башкача булса, авыр булыр иде. Бу хакта шунна чыгып фикер йөртергә кирәк", - дип белдерде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 

"Күпхатынлылыкны мин хупламыйм", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов һәм зал алкышлар белән ризалыгын белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International