Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 13 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда катнашырга планлаштыра.
Бүген бу хакта ул республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Чара «Пирамида» КРКда (Казанда) узды. Очрашуга 100 дән артык ММЧ вәкиле - республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның Татарстан Республикасындагы үз корреспондентлары чакырылган иде.
«Интерфакс» корреспонденты соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда катнашачак.
Белешмә өчен:
«Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте 2015 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны «Бердәм Россия» региональ бүлекчәсенең Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар праймеризында катнашу өчен тәкъдим итте.
Кандидатлардан праймеризда катнашу өчен документлар кабул итү 13 майда башланды һәм 5 июньдә тәмамланачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына партиянең үзендә алдан тавыш бирүдә катнашу өчен «ТР ветераннар берлеге» ветераннар(инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасының 2015 елның 18 маенда узган утырышында бертавыштан тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев күрсәтте.