Рөстәм Миңнеханов Тәтештә бассейн ачты

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген Тәтеш шәһәрендә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында тантаналы төстә бассейн ачылды.

Объект ачылышы тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һ.б. катнашты.

“Спорт комплексы төзелде һәм ул Тәтеш районында яшәүчеләрне шатландырачак, дип ышанам. Без сездән югары спорт нәтиҗәләре көтәбез, тиздән Казанда Спортны су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылышы бит, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында. – Ул безнең республика өчен мөһим объект, мондый объектларның биредә күп булачагына ышанам. Тәтештә яшәүчеләр спортның төрле төрләре буенча уңышларга ирешә”.

Рәмис Сафиуллов җирле халык исеменнән Рөстәм Миңнехановка районга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында Хулио Маглионе Татарстанның шундый матур шәһәрендә булуына шатлануын белдерде. “Президентның республика өчен хезмәт куюына ышанам һәм биредә яшәүчеләргә иминлек телим. Объект ачылышы спортны үстерүдә мөһим адым булып тора, чөнки спорт – ул ярыш кына түгел, ә иминлек тә. Бу объект барлык тәтешлеләрне берләштерер һәм сез бергәләп зур уңышларга ирешерсез, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте ул.

Йөзү бассейнын “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы флагын күтәрү белән белән ачтылар, бу миссия йөзү буенча СССР спорт мастеры Зоя Баженовага һәм Тәтешнең яшь спортчысы Виктор Мамкинга тапшырылды.

Бүген “Барс” спорт комплексында 16 яшькәчә яшүсмерләр һәм кызлар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ирекле көрәш буенча II Бөтенроссия турниры узды. Турнирда шәһәрнең мәртәбәле кунаклары да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International