Татарстан Республикасында инвестицион программалар кыскармаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика медиабердәмлеге вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Традицион чара «Пирамида» КККда (Казан) яңа форматта узды. Мәдәни-күңел ачу комплексының тамаша залы масштаблы студия итеп корылган иде. Очрашуга 100 дән артык ММЧ вәкиле - республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның Татарстан Республикасындагы үз корреспондентлары чакырылган иде.
Очрашу модераторы – Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов. Әңгәмәне видеога «Татарстан – Яңа гасыр» («ТНВ») телерадиокомпаниясе төшереп барды.
«Инвестицион программаларны кыскартырга ярамый. Бүген, киресенчә, икътисадны җанландырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әйе, без үзебезнең инвестицион программаларыбызны чикли алабыз, әмма бу очракта күп кешебез эшсез калачак. Шуңа күрә без карар кабул иттек: республикадагы барлык программаларны һәм проектларны киләчәктә дә гамәлгә ашырачакбыз. Бүген икътисадның куәте кими, әмма бу алай ук куркыныч түгел. Планнарыбызны тормышка ашыру өчен без бюджет кредит чараларын җәлеп итә алабыз, без шулай итәбез дә. Шуңа күрә киләчәктә дә без үз вазыйфаларыбызны башкарачакбыз. Бу – минем позиция».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, чит илләр һәм федераль инвестицияләр катнашында яңа җитештерүләр ачыла, шул исәптән «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә дә.
«Икътисад үссен өчен үзебезгә үсәргә кирәк, яңа югары технологияле предприятиеләр кирәк, - диде ул. – Безнең юл – инновацион юл. «Алабуга» МИЗ территориясендә генә дә 45 резидент компания эшли, шуларның 16сы бар куәтенә эшли. Якын киләчәктә тагын 7 предприятие эшләтеп җибәреләчәк. Анда игълан ителгән инвестицияләр 3 млрд. доллардан артык».
Татарстан 25 ел эчендә үткән юлны бәяләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге заман Россия тарихындагы катлаулы чорларга карамастан, Татарстан үз потенциалын саклап кала алды, бүген бу потенциал регионга конкуренциягә сәләтле булырга ярдәм итә.
«Республика потенциалы, безнең инфраструктура, югары квалификацияле кадрлар – болар бар да инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итә», - диде ул.