Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Уфага эш визиты белән килде. Визитның максаты - "Зур химия" халыкара эшлекле форумда катнашу. Чара "Башкортстанда нефть химиясе атнасы" кысаларында уза. Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта доклад белән чыгыш ясар дип көтелә.
Форум кысаларында катнашучылар ңа икътисадый һәм сәяси шартларда химия тармагы үсеше стратегиясе, химия тармагында яңа стратегик инвестицион проектлар, нефть-газ секторының салым-хокукый җайга салу, БРИКС һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасыны илләренең хезмәттәшлек итү перспективалары, Россия нефть-газ тармагының кадрлар мөмкинлекләрен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак дип планлаштырыла.
"Зур химия" форумында шулай ук Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашачаклар.