ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – “Татспиртпром” ААҖнең 2014 елдагы һәм 2015 елның 1 кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында, 2014 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар күләме буенча тәкъдимнәр, 2015-2016 елларга “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советына һәм ревизия комиссиясенә кандидатлар турында.

Директорлар советы финанслар директоры Каюмованың 2014 елда һәм 2015 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы докладын тыңлады.

2014 елда “Татспиртпром” ААҖ 7 904 декалитр алкоголь продукциясе җитештергән.
2014 елда филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатылган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 7 674 мең декалитр тәшкил иткән.
Чиста табыш 2014 елда 1 152 млн. сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2014 ел өчен 6 375 млн. сум кергән.

2015 елның 1 кварталында “Татспиртпром” ААҖ 1 323 мең декалитр алкоголь продукциясе җитештергән.
2015 елның 1 кварталында филиаллар һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатылган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 1 528 мең декалитр тәшкил иткән.
Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2015 елның 1 кварталында 1 392 млн. сум кергән.

Директорлар советы 2014 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү турында карар кабул итүне тәкдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International