Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ярышлары мәйданчыгында булды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финал ярышлары уза.

Искәртәбез, WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы буенча III илкүләм чемпионатының финалы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр барачак. Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшә.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Казан ярминкәсе»ндә куелган техника үрнәкләрен карадылар, чәчтараш сәнгате, дизайн һәм флористика өлкәсендә ярышлар баручы мәйданчыкларда булдылар, катнашучыларның конкурс биремнәре белән таныштылар.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы төзелеш материаллары җитештерү өчен билгеләнгән станоклар һәм заманча җайланмалар, шулай ук остаханәләр (кузов ремонтлау, эретеп ябыштыру технологияләре) итеп корылган урыннар белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов конкурсантлар белән сөйләште, аларга чемпионатта уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эретеп ябыштыру технологияләре өлкәсендә виртуаль тренажерда эшләргә өйрәнде.

«Без ярышлар белән кызыксынучыларның күплегенә хәйран калдык, - диде Рөстәм Миңнеханов, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп. – Эшче белгечлекләре буенча ярышлар белән кызыксынучылар спорт ярышлары белән кызыксынучылардан ким түгел. Быел без җитдирәк әзерләндек инде. Финал ярышларында барлыгы 550 кеше катнаша, һәм татарстанлылар барлык

эшче белегечлекләре буенча да диярлек үз көчләрен сынап карый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International