Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородтагы һәлакәт турында: Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түдбән Новгород өлкәсендәге һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты. Искәртик, бүген Түбән Новгород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга спортчыларны илтүче автобус катанштында авария булды. "Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига, - дип әйтте, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов. - Кызганчыка каршы, өч кеше һәлак булган. Берничә кеше авыр хәлдә. Мин бу хәлне тикшерергә йөкләмә бирдем. Бу мәсьәлә белән хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнәчәк".

Рөстәм Миңнеханов автобусның балаларны йөртү өчен җайлаштырылмаган булуын аерым ассызыклады. "Ничек мондый хәл була алган, нишләп автобус балаларны йөртүгә җайлаштырылмаган булган, нишләп балалар утырган автобус төнлә юлга чыккан? Монда сораулар бик күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу җәзасыз калмас дип ышанам. Без хәлне җентекләп тикшерәчәкбез". 

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсендәге һәлакәт нәтиҗәсендә үлгәннәрнең һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын да уртаклашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International